Югары Янактай авыл җирлегенә караган Яңа Ямурза авылындагы су белән тәэмин итү (суэтем) башнясы урындагы халыкка совет чоры елларыннан бик озак хезмәт итте. Әмма вакыт узу белән таушалып, әледән-әле сафтан чыгып зур чыгымнар таләп иткән мәшәкатьләр тудырды. Узган елдан районда старт алган урындагы башлангычларны хуплау программасы бу катлаулы хәлне чишәргә булышлык итте. Мәсьәлә халык җыенында каралып, программада катнашырга дигән карарга киленде һәм проектның сметасы эшләнеп экспертизага җибәрелде. Барлык процедураларны үтеп, конкурста җиңеп, агымдагы елда мәсьәлә хәл ителде — авылда яңа башня урнаштырылды.
Бу эшкә авыл җирлеге бюджетыннан бүленгән, халыктан җыелган, урындагы „Рассвет” җәмгыяте спонсор сыйфатында керткән акчалар тоемлы булды. Ә иң зур сумма, билгеле, республика бюджетыннан бүленде.
http://baltach.ru/node/3977 (Балтач таңнарының официаль сайтыннын алынган рубрика)